Идел-Кама территориаль идарәсе беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләрен игълан итте

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Идарә җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов аппарат киңәшмәсе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Исегезгә төшерәбез: идарә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында экологик күзәтчелек алып бара.

Ел башыннан бирле инспекторлар ведомствога караган территорияләрдә табигать саклау законнары бозылуның 100 артык очрагын ачыклаган, 166 административ беркетмә төзелгән. 800 мең сумнан артык штраф салынган.

Yзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белән берлектә, 65 табигый һәм агып җыела торган су пробасы алынган, 1000 артык анализ ясалган. Атмосфера һавасының сыйфатын саклауны тәэмин итү максатында лаборатория тарафыннан 80 һава пробасы алынган, 110 анализ ясалган.

Хисап чорында экологлар куллану һәм җитештерү калдыклары белән эш итү юнәлешендә дә 150ләп закон бозу очрагын ачыклаган. Гомуми мәйданы 2300 квадрат метрга сузылган 79 законсыз чүплек урыны ачыкланган. Бүген бу чүплекләрнең барысы да юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International