Отар бистәсендә табигатьне саклау законын бозу очрагы юкка чыгарылган

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең Идел буе районын экологик тикшерү барышында Отар бистәсенең Көньяк-Сәнәгать урамында законсыз чүплеккә юлыккан. Ватылган төзелеш кирпече калдыклары 123 куб.метр күләмдә 194 квадрат метр мәйданны чүпләгән. Гаепле затка карата Россия административ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 кисәге нигезендә беркетмә төзелгән.

Хәзерге вакытта чүплек Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан юк ителгән, территория санитар-экологик яктан яраклы хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International