Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районының Иске Ибрай авылында торак йортлардан чыккан калдыкларның сортларга аерылмавын ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы - 140 кв.м., күләме 50 куб.м. тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты әлеге территорияне санитар-экологик таләпләргә туры китергән.