Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференция режимындагы утырышта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия бердәм энергетика системасы» РАҖ, «Русгидро» ГАҖ, Ярославль, Кострома, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Чара барышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының 11 августтан 10 сентябрьгә кадәрге чорга эш режимын билгеләү мәсьәләләре каралды. Утырышта Росгидромет идарәсенең Идел-Кама каскады сусаклагычларына килгән гомуми су күләменең кимүн турындагы мәгълүматлар яңгырады. Әйтик, июльдә койган су күләме норманың 67 процентын (9,7 куб метр, нормада 14,5 куб метр булырга тиеш) тәшкил иткән, августта нормадан 10-40 процентка кимрәк булачак дип фаразлана.
Дәвамлы булган корылык шартларында Куйбышев сусаклагычы ресурслары, бөтен Идел-Кама каскадында су агымын төп көйләүче буларак, Түбән Иделдәге су кытлыгын бетерү һәм энергосистема максатларында кулланыла. Татарстан Республикасы, сусаклагычларның көчлелек дәрәҗәсен киметү өчен Куйбышев гидроүзәге аша ташланган чыгымнарны киметүне сорап, Су ресурсларының федераль агентлыгына мөрәҗәгать итте.
Куйбышев сусаклагычы гидроүзәгенең ведомствоара эш төркеме утырышында кабул ителгән эш режимы ташланган чыгымнар күләмен 5300-5500 куб.м/с тан 5000-5200 куб. м/с ка кадәр киметүне күздә тота.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, сусаклагычларның расланган эш режимнары Су ресурсларының федераль агентлыгы сайтында (http://voda.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=37) урнаштырылачак.