Александр Шадриков: «Татарстан Россия субъектлары арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора»

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегендәге региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Сәнәгать шәһәрләрендә экологик иминлек» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Артур Николаев, Территорияләрнең инвестиция үсеше фондының генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, «Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе Елена Минакова һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар Татарстан предприятиеләренең экологик җаваплылык программаларын гамәлгә ашыру, сәнәгать шәһәрләре өчен экологик мохитне саклау һәм үстерү, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый, волонтерлык проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә Татарстан экологик юнәлешле төбәкләрдән санала һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында әйләнә-тирә мохитне һәм энергия ресурсларын саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора, дип белдерде.

«Ресурсларның нәтиҗәлелек сәясәте Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең гомуми стратегиясендә бер өлеше һәм шул ук вакытта өстенлекле юнәлеш булып та санала, – дип билгеләде табигатьне саклау идарәсе җитәкчесе. – Җитештерү процессында икенчел материал яисә энергетика ресурсларыннан файдалану әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтының дәрәҗәсен киметә, киләчәк буыннар өчен ресурсларны саклауны тәэмин итә һәм күпчелек очракларда конкуренция өчен өстенлекле шартлар тудыра».

Шулай ук Алаксандр Шадриков экологизациягә республика предприятиеләренең дә шактый зур өлеш кертүен хәбәр итте. «Татнефть» ААҖ һәм Түбән Каманың сәнәгать үзәге предприятиеләре, ягъни гомуми эшчәнлек алып барылган территориядә эшләүче 62 предприятие моның ачык мисалы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International