Менделеевскта «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәме узды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәме узды. Чара Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Менделеевск халкы һәм кунаклары бүләкләр уйнатуда, бәйгеләрдә, уеннарда, мастер классларда катнашты. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, экобукчалар әзерләү, тозлы камырдан әвәләү һәм икенчел чималдан эшләнмәләр ясау мәйданчыклары эшләде. Шулай ук бәйрәм кысаларында райондагы иҗат коллективларының бию һәм вокал чыгышларыннан концерт та оештырылды. Моннан тыш уртак тырышлык белән приютта яшәүче хайваннар өчен 11 кг азык һәм 10 кг макулатура җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International