Чаллыдагы Мәләкәс елгасы яр буеннан 120 капчыктан артык чүп җыеп алынган

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Автокалада яшәүчеләр, активистлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Кыңгыраулы күпер янындагы Мәләкәс елгасы яр буе зонасын чистарткан. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган.

Калдыкларны аерым җыю ысулын кулланып, уртак көч белән территориядән барлыгы 4 куб күләмдә 120 капчыктан артык чүп җыеп алынган. Җыелган чүп «Горзеленхоз» ҖЧҖ тарафыннан чыгарылган. Шулай ук катнашучылар су турында шигарьләр язылган таблицалар да элгән.

«Без мондый чараларны халыкта су ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру һәм судан рациональ файдалануның әһәмиятле булуын күрсәтү өчен уздырабыз», - дип билгели Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International