6 сентябрьдә «Чиста ил 2.0» экология ярышы узачак

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән автоярыш узачак, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтында. Татарстан Республикасында чүп ташучы машиналар автоколоннасы 20 сентябрьдә Чаллы шәһәре аша узачак. Автойөрештә өч мең чакрымнан артык юл узарга планлаштырыла, анда Россиянең 11 шәһәре – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбург катнашачак.

Чараны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән «Чиста ил» ассоциациясе оештыра. Быел әлеге масштаблы проектка «Росзаповедцентр» идарәсе белән «Россия суы» акциясе волонтерлары да кушылган.

Һәр төбәктә түгәрәк өстәл, күргәзмә, экологик дәресләр, плоггинг-йөгереш, фильмнар күрсәтү, экобаскетбол һәм экохоккей кебек чаралар уздырырга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International