Экологик куркынычсызлык тармагындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны бәйгедә катнашырга чакырабыз

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән субсидияләр бирү өчен бәйге оештыра:

- экологик мәдәният формалаштыру;

- авыл җирлеге һәм кече шәһәрләрдә гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экологик туризм һәм су асты эшчәнлеге юнәлешендә эшчәнлекне үстерү;

- развитие деятельности в сфере краеведения, экологического туризма и подводной деятельности.

Гаризалар 16 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзләренең оештыру документлары кысаларында «Коммерциясез оешмалар турындагы»гы Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрен алып барган коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу шартлары турында тулырак Министрлык сайтындагы «Конференцияләр, бәйгеләр, грантлар» бүлегенә кереп яки (843) 267-68-11 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен документлар барлык пунктлар буенча тутырылган булырга тиеш. Аларны бәйгедә катнашырга дәгъва кылган кеше яки аның ышанычлы заты кәгазь яисә электрон вариантта шәхсән үзе тапшыра яки «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар бәйгесенә» элемтә оешмасы аша түбәндәге адрес буенча җибәрә ала: 420049, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 108 кабинет (почта аша җибәрелгән документларның җибәрү датасы күрсәтелгән штемпеле булырга тиеш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International