Су мөнәсәбәтләре тармагындагы аерым вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен бирелгән субвенция кысаларында Мамадыш шәһәрендә Ушмы елгасы үзәнен тирәнәйтү һәм чистарту эше алып барыла. Ул6 чакрымнан артык ераклыкка сузылачак. Объектта 2 чакрымнан артык сөзәк урын таш белән ныгытылачак. Быел әлеге эшләрне башкаруга 15,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Төп максат – ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау. Әлеге участокта 300дән артык кеше, инженерлык корылмалары һәм коммуникацияләр, социаль инфраструктура объектлары су басу зонасына эләгә торган булган. Хәзерге вакытта аны агач-куаклардан чистарту эше башкарылган, су төбеннән утырмалар чыгарыла.