Александр Шадриков эш визиты белән Нурлат районында булды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген Нурлат районының Колбай-Мораса авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты. Җирлек халкы җыенда беренче яртыеллыкка йомгак ясады, киләчәккә планнар корды. Чара барышында авыл халкы җаваплы хезмәт җитәкчеләреннән иң актуаль сорауларга җавап ишетә алды, алар райондагы табигатьне саклау эшчәнлегенә дә кагыла иде.

Эш визиты барышында министр «ВЗП Билярск» җәмгыяте коллективы белән дә очрашты. Ул анда урып-җыюда күрсәткән югары күрсәткечләр өчен механизаторларга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International