ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 25 августындагы 780 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 25 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Табигать саклау чаралары алып барыла торган объектларны атна саен карап чыгу кысаларында ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский республиканың өч районында булды. Сәфәр Саба, Кукмара районнарына һәм Мамадыш шәһәренә Территорияләрнең инвестиция үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән бергә барды.

National Geographic Traveler журналы илебезнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн тавыш бирүне башлап җибәргән. Проект төп истәлекле урыннарны һәм иң популяр урыннарны һәм объектларны билгеләп, Россиянең туризм картасында яңа нокталар ачарга ярдәм итәчәк. Тавыш бирү 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр https://nat-geo.ru/ сайтында һәм National Geographic Traveler журналында урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үзенә беркетелгән районга эш визиты белән килде. Чулпан һәм Заречный авыл җирлекләрендә ул гражданнар җыенын үткәрде, анда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

2022 елның 1 мартыннан башлап куркынычлылыкның I һәм II классындагы калдыкларны барлыкка китерүче, шулай ук эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турындагы законнар нигезендә мондый калдыклар белән эш итү эшчәнлеген башкаручы операторларга калдыклар белән эш итүгә бәйле федераль дәүләт мәгълүмат системасына белешмәләр кертергә кирәк.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген «Волга» эксперт клубының  онлайн режимда узган утырышында шундый тема билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон, РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ольга Павлова, Инвестицияле территорияләр үсеше фонды директоры урынбасары Руслан Гаджиев, Татарстанның «Чиста булачак» иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Дилара Сатикова һәм блоггер, экоактивист Алинә Сафина катнашты.

Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте. Бүген «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты объектлары белән атналык танышу кысаларында ул Инвестицияле территорияләр үсеше фонды директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән Лаеш районында булды. 

21 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week – 2021 илкүләм форумы узачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Рус география җәмгыяте белән хезмәттәшлеккә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, министр урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Ольга Манидичева, Рус география җәмгыяте вице-президенты Николай Касыймов, Рус география җәмгыятенең Төбәк үсеше департаменты директоры Сергей Корлыханов һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер катнашты.


20
август, 2021 ел
җомга

Һава температурасы югары тору сәбәпле, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегез сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International