Казанда яшәүчеләрне шимбә акциясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

21 августта Казан шәһәренең Киров районында Тирән күл яр буен һәм су асты зонасын чистарту акциясе узачак. Чараны А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды оештыра.

Комлыкны чистартуда Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге әгъзалары, «ТатарКино» вәкилләре, волонтерлар, шәһәр халкы һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак. А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары сулык төбен чистартачак.

Бу эшкә битараф булмаган һәркемне, волонтерлар һәм активистларны өмәгә чакырабыз.

Чара 10.00 сәгатьтә башланачак. Эш кораллары урында биреләчәк. Җыелу урыны – Тирән күл (ак палатка, музыка буенча табып булачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International