Экологлар боерыгы буенча Иске Михайловка авылы күленә илтүче юлны каплаган койма сүтелгән

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Әлмәт районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Иске Михайловка авылы күлен законсыз биләп алулары турында хәбәр иткән. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шул урынга чыгып, табигатьне саклау законын бозу очрагын раслаган. Яр полосасында – су өсте сызыгыннан ук профнастил койма тотылган була. Шулай ук биредә суднолар туктау өчен эшләнгән корылма – пирс та ясалган. Аңа шулай ук рөхсәт кәгазе бирелмәгән.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.12.1 статьясы («Гражданнарның гомуми кулланылыштагы су объектына һәм аның яр буе сызыгына ирекле керү юлын чикләү») һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.6 статьясы («Су объектын үзирекле биләп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану») нигезендә беркетмәләр төзелгән. Гражданинга законсыз корылмаларны сүтәргә боерык бирелгән. Хәзерге вакытта койма сүтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International