Егор Тарнавский: «Шәһәр өчен бик мөһим һәм кирәкле проект, без аны якын арада тормышка ашырырга җыенабыз»

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Инвестицияле территорияләр үсеше фонды генераль директоры Руслан Гаджиев чистарту планлаштырылган Мәләкәс елгасында булды. Исегезгә төшерәбез, Чаллыдагы су объектын чистарту чараларын «Экология» илкүләм проектына кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта шәһәр башкарма комитеты су объектының проект-смета документларын эшли.

«Әлеге проектны без Су ресурслары федераль агентлыгы белән бергә эшлибез. Шәһәр өчен бик мөһим һәм кирәкле проект ул, без аны якын арада тормышка ашырырга җыенабыз. «Экология» илкүләм проекты кысаларында Лаеш һәм Мамадыш районнарындагы өч су объектында чистарту эшләре алып барыла», – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.

Шулай ук эш визиты барышында делегатлар Тукай районында да булдылар. Алар Олы Шелнә авылы янындагы каты торак-коммуналь хуҗалык калдыклары ташланган законсыз чүплекне карады. «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында аны рекультивацияләү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта проект-смета документлары эшләнгән, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсендә экологик экспертиза үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International