Спас районында «Экология» илкүләм проекты кысаларында Куйбышев сусаклагычы чистартыла. Чараны Су ресурслары федераль агентлыгының «Үзәк төбәк су ресурслары хуҗалыгы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең «Урта Идел су хуҗалыгы» филиалы уздыра.
«2021 елда әлеге объектта камыш һәм су үсемлекләрен бетерү, аны башка участокта да юк итү бурычы куелды. Соңгысын башкарып чыктык инде, хәзер камыштан арындырабыз. Бу эш июнь башыннан беренче кырауга кадәр дәвам итәчәк», – дип ачыклык кертте «Үзәк төбәк су ресурслары хуҗалыгы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең «Урта Идел су хуҗалыгы» филиалы җитәкчесе Марсель Сәмигуллин.
Хәзерге вакытта 253 га мәйданның 100 гектардан артык өлешендә су үсемлекләре урылган. Яр буена чыгарылган үсемлекләр хайваннарга ашату өчен фермерларга тапшырыла.
«Территория тулысынча чистартылгач, аны затлыландырачакбыз. Ржавец торак пунктында комлык барлыкка киләчәк, аңа таба асфальт юл салыначак. Чистарту эшләренең уңай нәтиҗәләре бүгеннән үк күренә: сусаклагычка челәннәр кайта башлады», – дип билгеләп үтте Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов.