Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Рус география җәмгыяте белән хезмәттәшлеккә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, министр урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Ольга Манидичева, Рус география җәмгыяте вице-президенты Николай Касыймов, Рус география җәмгыятенең Төбәк үсеше департаменты директоры Сергей Корлыханов һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер катнашты.
Очрашуда катнашучылар кече елгаларны саклау уңаеннан фикер алышты. Алар су объектларына тискәре йогынтыны киметү максатында яр буеннан 100-200 метр ераклыкта «чиста» зона булдыру, мәсьәләне хәл итүнең бер юлы, дип атады. Шулай ук киңәшмә барышында экологлар республикада «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру һәм Министрлыкның күзәтчелек эшчәнлеге турында да сөйләде. Рус география җәмгыяте вәкилләре үз чиратында экотуризмны үстерү проектын тәкъдир итте. Аның кысаларында «Яндекс» сервисы картасына туристлар өчен экологик сукмаклар кертү планлаштырыла.