ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган ток чыганаклары җыела башлады. Билгеләп үтик, 2019-2021 елларда укучылар көче белән 73 тонна файдаланылган туклану элементы җыелган.

Социаль челтәрләрдә Салмачы поселогының чүпләнүе турында мәгълүмат нигезендә Үзәк территориаль идарә инспекторлары Совет районының Салмачы авылына юл тотты. 


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Чара Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында гамәлгә ашырылды. Анда ТР экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин, Территорияләрне инвестицияле үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев катнашты. Дискуссиядә шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары белгечләре, шулай ук әйләнә-тирәлекне саклау, табигатьтән рациональ файдалану, тискәре экологик нәтиҗәләрне җайга салу һәм булдырмау өлкәсендәге проблемаларны хәл итү белән бәйле РФ төбәкләреннән фәнни, инженерлык оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды, анда ул М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады, аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде. 

Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартлары тудыру. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексында старт алган Татарстан нефть, газ, химия форумын ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында. Чарада шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Ибрай авылы читендә закон бозу очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдык ташлау урыны – 120 кв.метр, күләме – 60 куб.м.


27
август, 2021 ел
җомга

Республика төзелеш комплексының 25 оешмасы вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җыелышты. Биредә Татарстанның экология министры урынбасары Ольга Манидичева һәм  «Зур өчлек» компанияләр төркеме катнашында төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итүдә электрон сервис кертелүгә багышланган эш киңәшмәсе узды.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 августта Мамадыш шәһәренең Яшьлек скверында ТР Экология министрлыгы ярдәмендә 15 нче «Татарстанда Чиста булачак!» экология бәйрәме уздырылачак. Чара Россия Федерациясе Президенты грантын алу кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International