Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте. Бүген «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты объектлары белән атналык танышу кысаларында ул Инвестицияле территорияләр үсеше фонды директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән Лаеш районында булды. Исегезгә төшерәбез, Державино һәм Никольское авылларында су объектлары төбен тирәнәйтү һәм чистарту эше алып барыла. Бүген ике сулык төбеннән 200 мең куб.метрдан артык ләм чыгарылган.
«Урынга чыгып танышудан тыш, без «Экология» илкүләм проекты буенча тормышка ашырылган объектларга онлайн күзәтү дә алып барабыз. Аларның һәркайсында видеокүзәтү камералары урнаштырылган», – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.
Бүген Никольское авылында су төбе катламнары чыгарылган участокта рекультивацияләү эшләре алып барыла. Аннан соң бу җиргә күпъеллык үлән утыртылачак. Нәрәт оешмасы белгечләре сүзләренә караганда, якын арада су объекты үзәненең чираттагы участогына күчү планлаштырыла.
Лаеш районында алып барылган чараларның төп максаты – сулыкларны чүп һәм су төбе катламнарыннан чистарту, ныгыту, кешеләрнең экологик яшәү шартларын яхшыртудан гыйбарәт.
Су ресурслары федераль агентлыгы Державино авылындагы ләмле инешне чистартуга 36 миллион сумнан артык акча юнәлткән. Никольское авылы янындагы Мишә елгасы кушылдыгын чистарту эшләре якынча 55 миллион сумга төшәчәк.