«Россия хәзинәләре» өчен тавыш бир

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

National Geographic Traveler журналы илебезнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн тавыш бирүне башлап җибәргән. Проект төп истәлекле урыннарны һәм иң популяр урыннарны һәм объектларны билгеләп, Россиянең туризм картасында яңа нокталар ачарга ярдәм итәчәк. Тавыш бирү 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр https://nat-geo.ru/ сайтында һәм National Geographic Traveler журналында урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы биш номинациядә катнаша:

-  «Табигать объекты» – Зәңгәр күлләр ( https://russia.nat-geo.ru/nominations/prirodnyj-obekt/ );

- «Экскурсия маршруты» – Бөек Идел юлы ( https://russia.nat-geo.ru/nominations/ekskursionnyj-marshrut/ );

- «Мәдәни-тарихи объект» – Казан Кремле  ( https://russia.nat-geo.ru/nominations/kulturno-istoricheskij-obekt/ );

- «Традицион бәйрәм» – Татарның милли «Сабантуй» бәйрәме ( https://russia.nat-geo.ru/nominations/tradicionnyj-prazdnik-sobytie-ili-festival/ );

 - «Милли кухня» – Чәк-Чәк ( https://russia.nat-geo.ru/nominations/nacionalnaya-kuhnya/ ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International