I һәм II класс куркынычлык калдыклары барлыкка китерүчеләр игътибарына. 2022 елның 1 мартыннан башлап калдыклар белән эш итү системасына мәгълүмат кертү мәҗбүри булачак

2021 елның 24 августы, сишәмбе

2022 елның 1 мартыннан башлап куркынычлылыкның I һәм II классындагы калдыкларны барлыкка китерүче, шулай ук эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турындагы законнар нигезендә мондый калдыклар белән эш итү эшчәнлеген башкаручы операторларга калдыклар белән эш итүгә бәйле федераль дәүләт мәгълүмат системасына белешмәләр кертергә кирәк. Шул ук датадан башлап «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы федераль законның 14.4 статьясындагы нигезләмәләр дә үз көченә керә, алар нигезендә хуҗалык һәм башка эшчәнлек аркасында I һәм II класслы куркыныч калдыклар барлыкка китерә торган шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар Федераль экологик оператор белән куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзергә тиеш яисә, милектә яки законлы башка нигездә куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыкларны зарарсызландыру һәм урнаштыру объектларына ия булган очракта, алар белән мөстәкыйль эш итә ала.

Булачак кулланучыларга I - II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендәге яңа эш системасы турында хәбәр итү максатында, «ФЭО» ФДУП 2021 елның 26 августында «I һәм II класс калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы» темасына вебинар үткәрәчәк. Семинар Zoom платформасында узачак, ул 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен,  DAEtrivanova@rosfeo.ru почтасына гариза биреп, теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны 8 (495) 710 76 48 (өст. 1358) телефоны аша белергә мөмкин.  Чара кысаларында түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар:

- I-II класска караган куркыныч калдыклары белән эш итү өлкәсендә кабул ителгән яңа норматив хокукый актлар.

- I-II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор функцияләре.

- I-II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру.

- Тест режимындагы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу системасында теркәлү.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла:

- Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары;

- I һәм II класс хәтәрлек калдыкларын барлыкка китерүче предприятиеләр;

- I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүче операторлар;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International