«Экология: халык дәүләттән нәрсә таләп итә һәм җәмгыять моңа ничек ярдәм итәргә әзер?»

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бүген «Волга» эксперт клубының  онлайн режимда узган утырышында шундый тема билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон, РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ольга Павлова, Инвестицияле территорияләр үсеше фонды директоры урынбасары Руслан Гаджиев, Татарстанның «Чиста булачак» иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Дилара Сатикова һәм блоггер, экоактивист Алинә Сафина катнашты.

Фикер алышу барышында спикерлар җәмгыять, бизнес һәм хөкүмәтнең экология мәсьәләләрен хәл итүдә хезмәттәшлеге турында фикер алышты. Аерым алганда алар халыкны экологик яктан агарту һәм калдыкларны аерым җыю мәсьәләләренә кагылды. Министр үз чыгышында Татарстан Республикасында табигатьне саклау чараларына ел саен 11,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелүен, әмма халыкның иминлегенә җәмгыять белән хөкүмәтнең уртак тырышлыгы белән генә ирешеп булуын да билгеләп үтте.

 «Экология белән кызыксынучы һәм әйләнә-тирәлекне саклау эшенә керешкән кешеләр саны елдан-ел арта бара, шул рәвешле алар безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Без һәркемгә ачык, теләсә–кайсы конструктив фикер һәм тәкъдимнәр уңаеннан фикер алышырга, иң яхшыларын эш өчен кулланырга әзер», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International