21 сентябрьдә Kazan Digital Week – 2021 илкүләм форумы башлана

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

21 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week – 2021 илкүләм форумы узачак. Цифрлы технологияләр, алар нигезендә ясалган система, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү һәм алардан файдаланучыларга юнәлтелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла.

Цифрлы атна программасын цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырылган инновацияле продуктларга багышланачак.

Kazan Digital Week – 2021 илкүләм форумының төп юнәлешләре:

«Яңа заманда киберкунычсызлык»

«Интеллектуаль транспорт чаралары»

«Вәзгыяти үзәкләр»

«Бизнеска кертелгән инновацияләр»

«Финанс технологияләр экосистемасы»

«Сәламәтлек саклау һәм цифрлы технологияләр тармагында кулланылучы цифрлы технологияләр»

«Цифрлы индустрия 4.0»

«Мәгариф тармагындагы цифрлы технологияләр»

«Мәдәният тармагындагы цифрлы технологияләр»

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча кереп таба аласыз: https://kazandigitalweek.com/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International