Александр Шадриков Нурлат районында халык җыенында катнашты

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үзенә беркетелгән районга эш визиты белән килде. Чулпан һәм Заречный авыл җирлекләрендә ул гражданнар җыенын үткәрде, анда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Җыелышларда 2021 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясалды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде. Шулай ук җирлектәге халыкны борчыган мәсьәләләр каралды, аларга нигезле җаваплар бирелде.

Визит кысаларында табигать саклау ведомствосы башлыгы Чулпан урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда булачак беренче сыйныф укучылары белән аралашты һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды, якынлашып килүче Белем көне белән котлап, укуларында уңышлар һәм максатларына ирешүдә үҗәт булуларын теләде.

Чулпан авылында министр шулай ук сугышта катнашкан Каим Сәмигуллин белән дә очрашты һәм аны Курск сугышы тәмамлануга 78 ел тулуы белән тәбрик итте. Исегезгә төшерәбез, 23 августта Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә – 78 ел элек совет гаскәрләре фашистларны Курск дугасында тар-мар иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International