Министр урынбасары Егор Тарнавский табигать саклау чаралары үткәрелә һәм тормышка ашыру планлаштырыла торган районнар буенча йөреп чыкты

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Табигать саклау чаралары алып барыла торган объектларны атна саен карап чыгу кысаларында ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский республиканың өч районында булды. Сәфәр Саба, Кукмара районнарына һәм Мамадыш шәһәренә Территорияләрнең инвестиция үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән бергә барды.

Мамадыш шәһәрендә вәкилләр «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Нократ елгасы кушылдыгын чистарту эшләрен бәяләде. Исегезгә төшерәбез, су объектында 2022 елга кадәр 3 км артык үзәнне чистарту, шул рәвешле 16 мең кешенең яшәү шартларын яхшырту планлаштырыла. Шулай ук сәфәрдә катнашучылар Ушма елгасында булдылар, анда чистарту һәм су төбен тирәнәйтү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә биредә куак үсемлекләре киселә һәм су төбе катламнары алына.

Кукмара районында, Лубян авылында делегатлар Нократ елгасы участогында булдылар, анда халыкны язгы ташу вакытында су басудан саклау максатында ярларны ныгыту эшләрен башкарырга кирәк.

Соңгы пункт Саба районы, Шәмәрдән авылы булды. Биредә узган ел «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында торгызылган, нефть белән пычранган җирне рекультивацияләү буенча төгәлләнгән объектны карадылар. Район Завод урамы буенча икенче шундый участокны рекультивацияләүне дә әлеге программага кертергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International