Игътибар! Урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвегез сорала

2021 елның 20 августы, җомга

Һава температурасы югары тору сәбәпле, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегез сорала.

Исегезгә төшерик, ТР Министрлар Кабинетының 02.08.2021 ел, № 671 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуы һәм аларга транспорт чаралары белән керү 2 августтан башлап 22сенә кадәр чикләнелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Кагыйдә бозу урман янгыны барлыкка китергән һәм урманнарга зыян салган очракта, кылган гамәлләр РФ Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булырга мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстан урман янгыннарын сүндерү буенча 25 станция урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

Статистика мәгълүматларына караганда, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International