Салмачы поселогында төзелеш калдыкларын грунтка ташлау буенча административ тикшерү эше башланды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Социаль челтәрләрдә Салмачы поселогының чүпләнүе турында мәгълүмат нигезендә Үзәк территориаль идарә инспекторлары Совет районының Салмачы авылына юл тотты. Участокны карау барышында төзелеш калдыклары белән грунт салынган җимерелгән карьер табылган. Чүплекнең гомуми мәйданы – 640 кв.метр, күләме – 4480 куб.метр. «Эшне караган вакытта территориядә эш алып барылмый, техника юк иде. Әмма социаль челтәрләрдәге видеоматериалларны караганда калдыкларны ташлаган КамАЗ ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән территориядә чүп ташлаган транспорт хуҗасын билгеләү өчен, ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә гариза юлланды», – дип хәбәр итте Үзәк территориаль идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов. Закон бозучы зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча җаваплылыкка тартылган. Экологлар аныклап узганча, су баскан әлеге карьер су объектлары реестрында теркәлмәгән. Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен Министрлык тарафыннан ТР буенча Росреестр идарәсенә гариза юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International