Республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар өчен субсидия рәвешендә грантлар бирүгә конкурс башланды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартлары тудыру. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

Коммерциясез оешмаларның конкурста катнашуының мәҗбүри шарты –  2021 елның 1 сентябренә  салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар булмавы. Калган таләпләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин   https://mert.tatarstan.ru/konkurs-sonko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz.htm

Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон формада «Грант конкурсы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша https://грантытатарстана.рф/ адресы буенча 2021 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Һәр коммерциясез оешма гамәлгә ашырылу срогы 12 айдан артмаган проект белән бер генә гариза бирә ала. Коммерциясез оешмалар гамәлгә ашыра торган социаль әһәмиятле проектларга 35 млн.сум бүлеп бирелгән.

Конкурска гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча коммерциясез оешмалар коммерциясез оешмаларны түләүсез нигездә укыту, аларга консалтинг ярдәме күрсәтү һәм алар белән эшләүче муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International