Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды, анда ул М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады, аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Быел шәһәр гимназиясенә 105 беренче сыйныф укучысы юл тоткан. Бәйрәм уңаеннан табигать саклау ведомствосы башлыгы яңа мәктәп укучыларына яшь натуралистлар җыелмасын тапшырды. «Бүген сез Татарстанның чын юннатларына әйләнү өчен бөтен кирәкле әйберне алдыгыз. Табигатьне зур кызыксыну һәм дәрт белән күзәтеп баруыгызны һәм әйләнә-тирә мохитнең барлык объектларын өйрәнүегезне телим», – диде Александр Шадриков.
Шулай ук, эш сәфәре кысаларында министр район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә РФ Пенсия фондының Нурлат шәһәре идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге һәм Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт коллективлары белән җыелыш үткәрде.