Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янындагы территория чүпләнгән

2021 елның 31 августы, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Ибрай авылы читендә закон бозу очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдык ташлау урыны – 120 кв.метр, күләме – 60 куб.м.

Экологлар тарафыннан вазыйфаи затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән, шулай ук административ хокук бозуны 30 көн дәвамында бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, республикада иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International