28 августта Мамадыш шәһәренең Яшьлек скверында ТР Экология министрлыгы ярдәмендә 15 нче «Татарстанда Чиста булачак!» экология бәйрәме уздырылачак. Чара Россия Федерациясе Президенты грантын алу кысаларында үткәрелә.
Чарада төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Бәйрәмнең белем бирү мастер-класслары халыкны иҗтимагый экооберләшмәләр эшчәнлеге, шулай ук экологик агарту һәм табигатьне саклау өлкәсендә тормышка ашырыла торган социаль проектлар белән таныштырачак. Шулай ук территориядә күргәзмә мәйданчыгы урнаштырылачак, анда су ресурслары, Татарстанның флора һәм фаунасының сирәк төрләре, калдыкларны урнаштыру сроклары һ.б. турында мәгълүмат материаллары белән танышырга мөмкин булачак. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, экосумкалар бизәкләү, икенчел чималдан эшләнмәләр ясау һәм тозлы камырдан әвәләп ясау мәйданчыклары оештырылачак.
Бәйрәмдә катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шул исәптән приютлардагы хайваннар өчен азык һәм кирәкле башка әйберләр җыюда катнашачак, бүләкләр алачак. Территориядә шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.