Республика төзелеш комплексының 25 оешмасы вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җыелышты. Биредә Татарстанның экология министры урынбасары Ольга Манидичева һәм «Зур өчлек» компанияләр төркеме катнашында төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итүдә электрон сервис кертелүгә багышланган эш киңәшмәсе узды.
«Зур өчлек» ҖЧҖ хезмәткәрләре «Төзелеш, сүтү һәм грунт калдыклары белән эш итү» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын тәкъдим итте.
Әлеге электрон сервис – төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручыларның тармак эче кооперацияcен тәэмин итү, партнерлар эзләү, электрон аукционнар үткәрү һәм килешү мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне күздә тоткан өметле программа продукты. Проект авторлары сүзләренә караганда, бу төзелеш калдыклар белән эш иткәндә экологик менеджмент системасын оптимальләштерергә, шулай ук эшчәнлекне икътисадый яктан нәтиҗәле һәм ачыклыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
«Электрон сервис төзелеш калдыклары ташланган законсыз чүплекләр белән дә көрәшергә ярдәм итәчәк, шулай ук мондый калдыкларны эшкәртү инфраструктурасын үстерү өчен шартлар да тудырачак», - дип билгеләп үтте компания белгечләре.
Киңәшмә барышында электрон сервис кулланучыларын (төзүче, транспортлау буенча операторлар һәм калдыклар технологик циклының соңгы буыны операторлары) төркемнәргә бүлеп, алар өчен укулар оештыру турында карар кабул ителде.
«Зур өчлек» электрон сервисы презентациясен әлеге сылтама буенча кереп йөкләтеп була: https://eco.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2916286.pdf
Электрон сервиска кагылышлы сорау һәм тәкъдимнәрне түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: ossig@big3.ru
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү буенча пилот проектын министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм «Зур өчлек» ҖЧҖ арасында имзаланган килешү кысаларында тормышка ашырырга җыеналар.