Республикада «Duracell белән батарейка тапшыр» акциясенең чираттагы этабы башланды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган ток чыганаклары җыела башлады. Билгеләп үтик, 2019-2021 елларда укучылар көче белән 73 тонна файдаланылган туклану элементы җыелган.

Һәр муниципаль районда акциядә катнашучылар җыелган батарейкаларны тапшыра ала торган мәктәп билгеләнгән. Җыелган ток чыганакларын санау өчен гомуми белем бирү учреждениеләрендә җаваплы кешеләргә тиешле таблицаларны тутырырга һәм белгечләргә Министрлыкның территориаль идарәсенә тапшырырга кирәк.  Конкурс ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Уку йортларыннан җыелган аккумуляторларны чыгару төбәк операторлары тарафыннан 2021 елның декабрендә Министрлык ярдәмендә оештырылачак. Җиңүчеләр 2022 елның июнендә «Эковесна 2022» акциясенә йомгак ясаганда бүләкләнәчәк.  

Исегезгә төшерәбез, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе 2018 елдан бирле Татарстанда батарейка җыюның комплекслы инфраструктурасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Үткәрелә торган акциянең максаты – республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты коммуналь калдыкларны аралап җыю эшенә, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, республиканың белем бирү оешмаларын экологик белем бирү эше өчен бүләкләү, халыкның экологик грамоталылыгын арттыру, республикада яши торган халык арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.

Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтының «Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү» бүлегендә танышырга мөмкин:  http://eco.tatarstan.ru/rus/konkursi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International