«Казан Экспо»да А.И. Щеповских исемендәге XVI «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» россиякүләм конференциясе узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Чара Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында гамәлгә ашырылды. Анда ТР экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин, Территорияләрне инвестицияле үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев катнашты. Дискуссиядә шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары белгечләре, шулай ук әйләнә-тирәлекне саклау, табигатьтән рациональ файдалану, тискәре экологик нәтиҗәләрне җайга салу һәм булдырмау өлкәсендәге проблемаларны хәл итү белән бәйле РФ төбәкләреннән фәнни, инженерлык оешмалары вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов мөрәҗәгать итте. «Бүген без, табигать саклау эшчәнлегенә зур өлеш керткән, РФ атказанган экологы, ТР әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Анатолий Иванович Щеповскихны искә алабыз. Конференцияне үткәргәндә, без практик нәтиҗәгә – бу белемнәр һәм компетенцияләр белән профессиональ тәҗрибә уртаклашырга, табигать саклау эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен һәм экологик куркынычсызлыкны арттыру ысулларын бергәләп формалаштырырга өметләнәбез», – дип билгеләде министр урынбасары.

Утырыш барышында экологик куркынычсызлык һәм инновацияле технология мәсьәләләре каралды. Эш программасы әйләнә-тирәлекне саклау һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылачак прогрессив технологияләр һәм эшләнмәләрне тәкъдим итүгә юнәлдерелгән иде.

Чара ахырында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә инновацияле чишелешләр буенча иң яхшы эшләрне тәкъдим иткән фән һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә А.И. Щеповских исемендәге дипломнар һәм истәлекле медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International