Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг барышында Әлмәт районының Тихоновка авылы участогында су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очракларына тап булган.
Конкурс 7-12 яшьлек мәктәп укучылары арасында игълан ителә. Чараны «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ – Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы оештыра. Төп максаты – яшь буын игътибарын калдыкларны аерым җыюга һәм дөрес итеп сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районының 6 нчы мәктәбе укучылары өчен экологик дәрес үткәргән.
Министрлык эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм студентларны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Казан милли тикшеренү техник университетында ТР Экология министрлыгы белгечләре «Инженерлык экологиясе» кафедрасы укучылары белән очрашты.
Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары өчен «Су һәм кеше» дигән экология лекциясе уздырган. Максаты – яшәеш өчен мөһим булган ресурска сакчыл карашка мотивацияләү.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакытын арттырды. Фәнни проектларның номинацияләре:
- табигый ресурслардан рациональ файдалану;
- табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- социаль экология.
Нәрсә ул ресурслар һәм безнең җиребез нәрсәләргә бай, кеше файдалы казылмаларны ничек куллана? ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу һәм башка сорауларга җавап биргән.
28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты һәм Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар слеты узды. Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда РГБ, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклауга зыян китерү куркынычларын профилактикалау һәм региональ дәүләт экологик контрольлек (күзәтчелек) өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозу программасы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2946146.pdf.
«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына 105 меңгә якын чөгә балыгы маймычын җибәрде.