Арча шәһәре укучылары өчен табигатьтә көзге күренешләр турында экология дәресе уздырылган

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районының 6 нчы мәктәбе укучылары өчен экологик дәрес үткәргән. Дәрестә укучылар тере һәм тере булмаган табигатьтәге көзге үзгәрешләрне тикшергән һәм анализлаган, фикер алышуның мантыйкый чылбырын төзеп, дәрестә алынган белемнәрен кулланып сорауларга җаваплар тапкан.

Мәктәп китапханәсендә балалар көз турында китаплар күргәзмәсе әзерләгән. Инспекторлар, үз чиратында, балаларга тематик дәфтәрләр һәм дәресләр расписаниесе белән «Хайваннарның һәм үсемлекләрнең серләре» интерактив элементын бүләк иткән.

«Мондый чаралар балаларга экологик тәрбия бирү һәм халыкның экологик аңын үстерү өчен әһәмиятле. Мәктәптә укытучылар укучыларның игътибарын экология һәм туган як табигате торышына җәлеп итү күнекмәләреннән оста файдалана, шуның белән укучыларның экологик җаваплылыгын арттыралар», – дип билгели Төньяк территориаль идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International