Яр Чаллыда су куллану күләмнәрен киметү буенча экологик белемнәр лекциясе уздырылган

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары өчен «Су һәм кеше» дигән экология лекциясе уздырган. Максаты – яшәеш өчен мөһим булган ресурска сакчыл карашка мотивацияләү.

Балаларга суны саклау ысуллары турында сөйләп, су куллануны киметү буенча киңәшләр бирелгән. Дәрес барышында укучылар тормыш чыганагының ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаганнар.

«Безнең бурыч – ресурсны экономияле тоту күнекмәләрен арттыру, студентларны көндәлек тормышта су саклау буенча гади гамәлләргә һәм адымнарга өйрәтү», – дип билгели Кама яны территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International