Министрлык эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм студентларны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Казан милли тикшеренү техник университетында ТР Экология министрлыгы белгечләре «Инженерлык экологиясе» кафедрасы укучылары белән очрашты.
Дәүләт экологик күзәтчелек идарәсе башлыгы Алексей Полюшков үз чыгышында ведомство тарафыннан республикада экологик күзәтчелек өлкәсендә алып барыла торган эш турында сөйләде. Очрашу барышында балалар закон бозучыларга каршы көрәштә экологлар куллана торган заманча методлар, техник чаралар белән дә танышты. Шулай ук дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева студентларга Министрлыкның төп функцияләре, бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде, өстәвенә, практикага һәм стажировкага чакырды. Үз чиратында, студентларны җәмәгать инспекторларының эше һәм дәүләт хезмәтенә эшкә урнашу кызыксындыра иде. «Студентлар белән мондый чаралар дәвам итәчәк, чөнки һөнәри юнәлеш бирә торган очрашулар укучыларның үзбилгеләнеш эшендә мөһим элемент булып тора», – дип билгеләп үтте Зөлфия Галиева.