«Калдыкларга икенче тормыш» рәсем конкурсы башланды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Конкурс 7-12 яшьлек мәктәп укучылары арасында игълан ителә.  Чараны «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ – Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы оештыра. Төп максаты – яшь буын игътибарын калдыкларны аерым җыюга һәм дөрес итеп сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү.

Конкурста төбәк операторы эшчәнлеге зонасында яшәүче балалар катнаша ала.

Укучылар үзләренең иҗади эшләрендә эшкәртелгән калдыклардан нәрсә эшләргә мөмкин булуы һәм кайсы икенче чималның тагын бер тапкыр файдалану мөмкинлегенә ия булуы турында сөйләргә тиеш. Тематика: калдыкларны икенчел эшкәртү. 

Конкурс шартлары:

1) А4 форматындагы биттә рәсем ясау – теләсә кайсы техникада (май, акварель, тушь, акбур, төсле карандашлар һ.б.);

2) «ПЖКХ» ИК социаль челтәрләр төркеменә (Вконтакте, Instagram) язылу;

3) сканер аша чыгартылган рәсемнәрне һәм фотоларны «конкурска» дигән тамга белән habibrahmanov@rtro.ru электрон адресына яки Россия почтасы буенча җибәрергә кирәк: 420110 Казан, Бертуган Касыймовлар ур., 47.

Эшләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр 2021 елның 15 ноябрендә, Бөтендөнья рециклинг яки калдыкларны икенчел эшкәртү көнендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International