Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Әлмәт районында берничә закон бозу очрагын ачыклаган

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг барышында Әлмәт районының Тихоновка авылы участогында су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очракларына тап булган.  Территорияне тикшергәндә балчык эремәсен җир эшләрен башкаручы предприятие тарафыннан Дала Зәе елгасына ташлану факты ачыкланган. Шулай ук горизонталь юнәлешле бораулау эшләре өчен мотопомпага тоташтырылган гофр шлангысы ярдәмендә елгадан берничә тапкыр су алу очрагы да теркәлгән. Моннан тыш, су объектыннан 8 метр ераклыкта, яр буе полосасында транспорт чараларында йөрү һәм аларны туктатып тору фактлары да булган.

Нәтиҗәдә юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 1 өлеше, 8.22 ст. 1 өлеше һәм 7.6 ст. буенча беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International