Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре «Планетаны коткаручылар» дигән экология дәресе уздырган

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Нәрсә ул ресурслар һәм безнең җиребез нәрсәләргә бай, кеше файдалы казылмаларны ничек куллана? ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу һәм башка сорауларга җавап биргән.

Дәрес барышында балаларга табигый ресурсларның үзлекләре һәм аларны куллану үзенчәлекләре һәм калдыкларны ничек дөрес итеп сортларга кирәклеге турында сөйләгән. Икенче сыйныф укучылары чүпнең әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүен белгәннәр һәм танып-белү формасында икенчел чималны фракциягә бүлү буенча киңәшләр алганнар.

Экология дәресе ахырында укучыларга эш дәфтәрләре һәм буйый торган рәсемнәр бүләк ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International