«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына 105 меңгә якын чөгә балыгы маймычын җибәрде.
Сентябрь дәвамында предприятие өч тапкыр балык арттыру эшләрендә катнашты, нәтиҗәдә Куйбышев сусаклагычының биологик су ресурсларын 102 мең маймыч белән баеткан. Чара Казанда һәм Лаеш районының Иске Пристань авылы янында узды.
Моннан тыш, Яр Чаллыда нефтьчеләр Түбән Кама сусаклагычында кыйммәтле балыклар токымы популяциясен 3 меңнән күбрәк башка арттырган.
Быел үткәрелгән чөгә популяциясен тулыландыру чарасы табигатьне саклауда узган елгы инициативаның дәвамы булып тора. Ул чакта башкорт нефтьчеләре җитештерү эшчәнлеге алып барган регионнардагы сулыкларга 150 меңгә якын маймыч чыгарган иде. Татарстанда әлеге предприятие Баулы һәм Ютазы районнары территориясендә нефть чыгару эшчәнлеген алып бара.
Быел компания чөгә җибәрү белән генә чикләнергә җыенмый. Октябрь аенда сазан маймычларын да җибәрергә планлаштыра. Бу төрдәге 8,1 меңнән артык маймыч шушы көннәрдә Түбән Кама сусаклагычына җибәреләчәк.