Югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакыты арттырылды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакытын арттырды. Фәнни проектларның номинацияләре:

- табигый ресурслардан рациональ файдалану;

- табигатьне саклау технологияләрен эшләү;

- социаль экология.

Конкурста катнашу өчен материалларны 2021 елның 31 октябренә кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru электрон почта адресына юлларга кирәк.

Җиңүчеләр үз мәкаләләрен РИНЦ библиография базасында бастырып чыгару хокукына ия булачак, шулай ук электроника кибетләренә 50, 30, 20 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтының «Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү» бүлегендә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/konkursi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International