ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Чаллы дәүләт педагогика университетының 4 нче курс студентларына эколог һөнәре һәм әлеге эшнең үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. 

Баулы районының 2 нче номерлы «Рябинка» балалар бакчасында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Тылсымлы урманга сәяхәт» дигән экологик чара узган. 


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Исергәп авыл җирлеге территориясендә каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру очрагы Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган. 

Бу шимбәдә, 13 ноябрьдә, «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектыбуенча йомгаклый торган гомумреспублика өмәсе узачак. 

Идел буенда күпме кош-корт бар һәм безнең киңлекләрдә кайсылары еш кунак була – Теләче районы укучылары шулар хакында белгәннәр. ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән экологик дәрес үткәргәннәр. 


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Әлки районын мониторинглау барышында Сиктермә Хузангай авылында табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районы Чүти авылы территориясендә көнкүреш чүп-чары, полиэтилен пленка һәм тараны санкциясез ташлау урынына тап булган. 


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков видеоконференцэлемтә аша Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Себер тракты урамындагы Төньяк территориаль идарәсе экологлары шәһәр буйлап уздырылган рейд барышында автомобиль юган суларны агызу фактын, шулай ук санкцияләнмәгән коммуналь калдыклар чүплеген ачыклаган.

150 табигать саклау чарасы, 345 экологик дәрес уздырылган, аларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, «Минем экологик җәем» дигән тематик ишегалды лагерьлары оештырылган, хайваннарны яклау акцияләре, икенчел чимал җыю һ.б. чаралар үткәрелгән. Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International