Баулы районында 270 кв.м мәйданлы чүплек бетерелгән.

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Исергәп авыл җирлеге территориясендә каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру очрагы Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган. Пычранган участокның мәйданы – 270 кв.м, күләме – 30 куб.метр.

Хәзерге вакытта Исергәп авыл җирлеге җитәкчесе тарафыннан чүплек тиз арада бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International