Чүти авылы территориясе тәртипкә китерелгән

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районы Чүти авылы территориясендә көнкүреш чүп-чары, полиэтилен пленка һәм тараны санкциясез ташлау урынына тап булган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 500 кв.м., күләме – 50 куб.м. Әлеге факт «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу булып тора.

Чүти авыл җирлеге башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International