Чистартылмаган агынтылар өчен Арчада яшәүчегә җәза бирелгән

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Себер тракты урамындагы Төньяк территориаль идарәсе экологлары шәһәр буйлап уздырылган рейд барышында автомобиль юган суларны агызу фактын, шулай ук санкцияләнмәгән коммуналь калдыклар чүплеген ачыклаган. Белгечләр, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләү өчен, туфрак пробаларын алганнар. Пычранган урын мәйданы 170 квадрат метр тәшкил итте.

Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен, физик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 2 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу») буенча административ беркетмә төзелгән. Хокук бозуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү өчен күрсәтмә бирелгән. Моннан тыш, җир участогыннан максатчан файдаланмау сәбәпле, материаллар, административ җәза чараларын күрү өчен, Башкарма комитетка һәм Арча районы прокуратурасына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International