Предприятие берничә табигатьне саклау кагыйдәсен бозган өчен 390 мең сум түләячәк

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Әлки районын мониторинглау барышында Сиктермә Хузангай авылында табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагын ачыклаган. Территорияне тикшергән вакытта сәнәгать агынтыларын Борнак елгасына ташлау факты ачыкланган. Моннан тыш, биредә рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланган һәм оешма территориясендә махсус җайланмаларсыз гына чүп-чар яндыру факты теркәлгән. Моннан тыш, гомумтаралган файдалы казылмаларны (балчык) лицензиясез чыгару очрагы да  ачыкланган. 

Әлеге фактлар буенча вазыйфаи затка, шулай ук юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.3 ст. 4 өлеше буенча беркетмәләр төзелгән, 200 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча штраф 160 мең сум тәшкил иткән, 7.3 ст. 1 өлеше буенча – 30 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International