Барлык кошлар да – безгә кунакка!

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Идел буенда күпме кош-корт бар һәм безнең киңлекләрдә кайсылары еш кунак була – Теләче районы укучылары шулар хакында белгәннәр. ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән экологик дәрес үткәргәннәр. Аны бәйрәмгә – 12 ноябрь көнне безнең илдә билгеләп үтеләчәк Песнәкләр көненә багышлаганнар. Бу – Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылган экологик бәйрәм. Бу көнне, күркәм традиция буенча, торак пунктларда яшәүчеләр кышлаучы кошлар өчен ризыклар, «песнәкләр өчен тәм-томнар» – кабак, көнбагыш орлыклары, тозсыз сало әзерлиләр. Чөнки халык сынамышлары буенча, нәкъ менә шул вакытка, кышка әзерләнгәндә, кошлар урманнан кеше торагына якынрак күченә икән. Махсус дәрестә экологлар кошларны ничек дөрес ашатырга, песнәкләр, купшы чыпчыклар, карабүрекләрнең үзенчәлекләре һәм «кулинария үзлекләре» турында сөйләгәннәр. Балалар өчен танып-белү викторинасы оештырылган, укучылар табышмакларга җавап эзләгән һәм ребуслар чишкән. Ә соңрак укучылар мастер-класста катнашканнар, анда канатлы дусларын ясаганнар.

«Дәреснең уен форматы – балаларга танып-белү һәм файдалы мәгълүмат җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Ә мастер-класслар балаларның иҗади сәләтләрен үстерә», – дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International