Кама яны территориаль идарәсендә Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары белән очрашу узган

2021 елның 12 ноябре, җомга

Чаллы дәүләт педагогика университетының 4 нче курс студентларына эколог һөнәре һәм әлеге эшнең үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Укучылар алдында Министрлыкның Кама яны территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов чыгыш ясаган. Ул балаларга идарә эшчәнлеге турында сөйләгән. Асылда су ресурсларын саклау өлкәсендә башкарыла торган эшләр, экологик агарту, атмосфера һавасының ни рәвешле мониторинглануы һәм калдыклар белән эш итүгә бәйле мәсьәләләр турында җиткергән. Студентларны табигатьне саклау законнарын бозу һәм аларны бетерү алгоритмы буенча территорияләрне мониторинглауга кагылышлы эшчәнлек өлкәсе кызыксындырган. Очрашу барышында укучылар үзләре дә инспекторларга «Халык контроле» мәгълүмат системасын кулланып, экологик күзәтү өлкәсендә хокук бозуларны ачыкларга ярдәм итә алулары турында белгәннәр. Яшьләрдә җәмәгать инспекторлары сафына керү мөмкинлеге дә кызыксыну уяткан. Очрашу азагында Наил Гарипов студентларның сорауларына җавап биргән һәм Кама яны ТИ практика узарга чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International